Делитесь с друзьями!

привет, Гость

repeat repeat_one shuffle play_circle_filled pause_circle_filled volume_up

Текст песни:
1. Төшләремә кер әле бер,
Хәлләремне бел әле бер.
Синең җылы кочагыңа мохтаҗ чагым,
Өзгәләнә бәргәләнә ятим җаным.

.... Кайнар утта янам,
... Бозлы суда калам,
Нихәл итим икән,ничек үтим икән, тормыш дулкыннарын...
... Мин бит ялгыз торна,
... Зинхар адаштырма,
Нихәл итим икән, ничек үтим икән, тормыш упкыннарын.

2.Була икән, шундый мәлләр,
Шәмдәлләрдә сүнә шәмнәр.
Ургый кайный хәсрәтемнең, дулкыннары,
Томырылып көтеп торган упкыннары.

..... кушымта

3.Таулар ташлар ишелер күк,
Барыр юлым киселер күк.
Бәхет диеп алданганмын, бары рәшә,
Коткаручым бул әле дип сиңа дәшәм.

...... кушымта.

Разработано R.Production. © 2016.