Делитесь с друзьями!

привет, Гость

    1. Сагындырды туып үскән авыл,
    Туган якның назлы кочагы.
    Кайтам әле ямьле язлар җиткәч,
    Шау чәчәккә чумгач тау ягы.

    Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле,
    Яшь чакларны искә төшереп.
    Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп,
    Сөю хисләреннән исереп.

    2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен
    Язгы шаян җилләр уйнаклар.
    Яшьлегемне эзләп китим әле
    Кире кайтмаса да ул чаклар.

    3. Йолдыз яуган урамнардан урап,
    Гармун моңы йөри озатып.
    Бикле күңелләргә керә үтеп,
    Гомер узганнарны елатып.

    Разработано R.Production. © 2016.