Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Мин сине шундый сагындым" Татарча жырлар

Фирая Зыятдинова сүзләре
Луиза Батыр-Болгари көе

Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Ак бураннар урап алса,
Табарсың микән юлны?

Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә…
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.

Мин сине шундый сагындым,
Күзләрем шуңа моңлы.
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны?

Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә…
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.