Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Эй, икегез, икегез" Татарча жырлар

Татар халык туй җыры "Әй, икегез, икегез".
Татарская народная свадебная песня "Эй, икегез, икегез".

Әй, икегез, икегез,
Икегез дә бертигез;
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез.

Самавырны тиз кайната
Кызыл миләш күмере;
Килен белән яшь кияүнең
Озын булсын гомере.

Сокланып карап туймассың
Зифа буегызга да.
Рәхмәт, безне чакыргансыз
Матур туегызга да.

Агыйделгә сал килгән,
Сал килгән җир тар килгән.
Сайлап алган алмалар күк,
Икегез дә пар килгән.

Сандугачлар ояда,
Оялары пыяла;
Сандугач кебек сайрашып,
Шат яшәгез дөньяда!