Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Борлегэн" Татарча жырлар

Бөрлегәнем — бер генәм
Категория: МәхәббәтНаил Галиев (Николай Голов) көе,
Марсель Галиев, Рәйсә Вәлиева * сүзләре

Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың бер генәм.

Бүген төнлә төшләремдә
Сине күрдем, бер (гөл) генәм.
Син тал, имеш, ә мин, җаным,
Гүя кара бөрлегән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Бик сагындым бер генәм.

Бөрлегәндәй күзләреңне
Бик сагындым, бер генәм;
Сөям, дигән сүзләреңне
Кабатлыйм мин җыр белән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Син бит минем бер генәм

* Рәйсә Вәлиева — башкорт мәгълүмәтләрдән,
Марсель Галиев — татар чыганаклардан