Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Ак каен" Татарча жырлар

Татарская песня "Ак каен".
Мөсәлим Вәлиев көе , Зыя Ярмәки сүзләре.

Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы,
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар,
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә,
Яшел яфрак ара һәр ел саен,
Кояш җылы нурлар сипкәндә.