Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Хуш авылым" Татарча жырлар

Татар җыры "Хуш авылым" Салих Сайдашев
Татарская песня "Прощай моя деревня"

Туган җирем, сөйгән авылым
Бигрәк якын күңелгә.
Кай илләрдә яшәсәм дә,
Оныта алмам гомергә…

Хуш, авылым, миннән,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.

Матур була, ямьле була
Яз көннәрең, җәйләрең…
Исән булсам, бер кайтырмын
Язлар кебек әйләнеп.

Хуш, авылым, миннән,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.