Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Сания апа" Татарча жырлар

Татар халык жыры "Сания апа"

Сания апа суга бара,
Яшел чиләген асып.
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Көянтәсенә басып.

Сания апа суга бара,
Көянтәсе алмалы.
Алмалы көянтәсенә
Кунмаган кош калмады.

Сания апа суга бара,
Алма-алма чиләге.
Чиләгенә караганда,
Үзе кура җиләге.

Сания апа, чиләгеңнән
Суларың түгелмәсен;
Башкалар сүзенә карап,
Күңелең сүрелмәсен.

Кая бардың, Сания апа,
Кайдан кайтып киләсең?
Киләсең дә, гел китәсең,
Бик ямансу итәсең.