Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Ай-ли, гөлкәем" Татар халык жыры

Татар халык жыры "Ай-ли, гөлкәем"

Алып бирсәм ак калфак ла,
Саклап киярсең микән?
Алып чыксам сәхрәләргә
Серең сөйләрсең микән?

Ай-ли, гөлкәем,
Күбәләк кенәем;
Сине уйлап, бәгырькәем
Өзелә үзәккәем.
Ай-ли, гөлкәем,
Күбәләк кенәем;
Кара карлыгачкаем ла,
Сары сандугачкаем.

Алтын булып агаем ла,
Көмеш булып тамаем;
Синең кебек асыл ярны
Кайдан эзләп табаем?

Ай-ли, гөлкәем,
Күбәләк кенәем;
Сине уйлап, бәгырькәем
Өзелә үзәккәем.
Ай-ли, гөлкәем,
Күбәләк кенәем;
Кара карлыгачкаем ла,
Сары сандугачкаем.