Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Иң гүзәл кеше икәнсез" Татарча жырлар

Татар җыры "Иң гүзәл кеше икәнсез"

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Безнең өчен сез тир түккәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.