Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Ал Зәйнәбем" Татар халык жыры

Татар халык жыры "Ал Зәйнәбем"

Бакчадагы гөлләремнең
Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең.

Кайчан да бер күрешербез,
Белмим көннәрен генә шул, Зәйнәбем.

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең.

Һавадагы йолдызларны
Нигәдер санамадым шул, Зәйнәбем.

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең.