Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Арча" Татар халык жыры

Татар халык жыры "Арча"

Арча көен җырлыйк әле,
Без бит Арча яклары шул,
Без бит Арча яклары.
Башкаемның ни уйларга
Белми торган чаклары.

Арчаларга барам әле,
Арча юлы ачылгач шул,
Арча юлы ачылгач.
Уф, йөрәгем димәм әле,
Янулары басылгач.

Арчаларга барсаң, дустым,
Алсу гөлләр өзәрсең шул,
Алсу гөлләр өзәрсең.
Үзәклшремне өзәсең,
Үзең ничек түзәсең.

Китәм җаныйм,китәм җаныйм.
Каласың Арчаларда шул,
Каласың Арчаларда.
Онытырлык ярым түгел,
Утларга салсалар да.

Татарская народная песня "Арча"