Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Кердем карурманнарга" Татарча жырлар

Татарча жыр "Кердем карурманнарга"
Татар халык көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре

Кердем карурманнарга,
Калдым караңгыларга.
Газиз башлар сау булганда,
Нигә ямансуларга?..

Кердем карурманнарга,
Бер кычкырып җырларга.
Бәгърем, бергә булсак сүз бир,
Ни күрсәк тә чыдарга.

Кердем карурманнарга,
Кермәдем аланнарга.
Көтегез, кайтырбыз, дидек,
Илләрдә калганнарга!..

Татарская песня "Кердем карурманнарга"