Караоке - "Мәтрүшкәләр" Татарча жыр
Татарча җыр - "Мәтрүшкәләр"
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр,
Ераклардан әнкәм җибәргән.
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
Туган кырларымда тибрәлгән.
Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым сезгә төбәлгән:
Әйтегезме миңа, мәтрүшкәләр,
Ни әйтергә әнкәм теләгән?
Мәтрүшкәләр мине уяттылар,
Сискәндереп гамьсез төннәрдә.
Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез,
Өзелсәгез туган җирләрдән…
Татарская песня "Мэтрушкэлэр", первод: "Душица".