Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Ашхабад" Татар халык жыры

Татар халык жыры "Ашхабад"

Һәй, дусларым, дусларым ла,
Дусларым, дус-ишләрем!
Һәй, дусларым, дусларым ла,
Дусларым, дус-ишләрем!
Сез, дуслардан, аерылсам,
Ялгыз башым нишләрмен?
Сез, дуслардан, аерылсам,
Ялгыз башым нишләрмен?

Алмагачым чәчәк ата
Майның унбишләрендә.
Алмагачым чәчәк ата
Майның унбишләрендә.
Алмагач чәчәге кебек
Минем дус-ишләрем дә.
Алмагач чәчәге кебек
Минем дус-ишләрем дә.

Урман эчләрендә урман,
Керсәм чыгалмам инде.
Урман эчләрендә урман,
Керсәм чыгалмам инде.
Төрле агачта төрле кошлар –
Сайрар түзә алмам инде.
Төрле агачта төрле кошлар –
Сайрар түзә алмам инде.

Һәй, дусларым, дусларым ла,
Дусларым, бәгырьләрем!
Һәй, дусларым, дусларым ла,
Дусларым, бәгырьләрем!
Яшь гомерләр ике килми –
Белегез кадерләрен!
Яшь гомерләр ике килми –
Белегез кадерләрен...