Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Кайтам инде" Татарча җыр

Татар җыры "Кайтам инде"
Сара Садыйкова көе Илдар Юзеев сүзләре

Ямансулап болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама;
Ничек итеп онытыйм сөйгән ярымны
Кара кашлы, назлы җанымны?!

Ничек итеп онытыйм туган ягымны,
Анда узган алтын балачагымны?!
Сагындырды Агыйделнең камышы,
Челтерәп аккан чишмә тавышы.

Сагындырды сызылып таңнар атуы,
Әнкәемнең иркәләп уятуы;
Кайтам инде туып-үскән ягыма —
Кырларыма, тугайларыма…