Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Кыш бабай" Татарча җыр

КЫШ БАБАЙ
Татар халык көе, Ә. Кари сүзләре, Р. Еникеева эшкәртүендә

Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.

Ары баса Кыш бабай,
Бире баса Кыш бабай.
Шушы бию көйләренә
Өзеп баса Кыш бабай.

Кушымта:

Бәйрәмебез син килгәчтә,
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы да
Яшел чыршы янында.

Кушымта: