Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Әйлән - бәйлән" Татарча җыр

ӘЙЛӘН-БӘЙЛӘН

Ф. Әбүбәкеров музыкасы, Р. Миңнуллин сүзләре, Р. Еникеева эшкәртүендә

Сез дә безгә кушылыгыз -
Без шатлык таратабыз,
Тирә-якны яңгыратып
Җырларга яратабыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,
Безнең белән, безнең белән әйлән.
Җыр - ул канат, җыр ул - бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.

Кушымта.

Ягез, сез дә кушылыгыз,
Утырмагыз, торыгыз!
Җырлый-җырлый биик әле,
Сез кул чабып торыгыз.

Кушымта.