Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Туган авылым урамы" Татарча җыр

Татар җыры "Туган авылым урамы"

Ганс Сәйфуллин көе
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре

Туган җирем, үскән җирем —
Гади генә бер авыл.
Гади булса да, яз җиткәч,
Гөл бакчасы була ул.

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.

Йортлары яңа булса да,
Минем авылым борынгы.
Онытма, туган авылым.
Яуда калган улыңны.

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.

Авылымның агачларын,
Белмим, кемнәр утырткан.
Туган телем, моңлы телем
Ишетелә һәр йорттан.

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады —
Бәхетемә юрадым.