Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Бәйрәм бүген" Татарча җыр

Бәйрәм бүген
Җәүдәт Фәйзи көе Габдулла Тукай сүзләре

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән
һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем
бәйрәм көен: бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш
гадәттәгедән балкуын;
— Ул киенгәндер! — дидем,
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә
бер төрле хуш ис аңкуын;
«Ислемай сөрткән икән дөнья!»
— дидем, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин
бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара:
«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»
Тыңладым әкрен генә
искәндә бәйрәм көн җилен;
Анысы да сөйли тагын:
«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»