Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Нафкат Нигматуллин - Яшлегем ( караоке )

Бик еракта калды минем,
Җырлап үткән яшлек чагым.
Шул яшлегем искә төшсә,
Йөрәккәем әрни тагын.

Сагынам, сагынам, сагынам мин сине
Яшлегем, яшлегем, яшлегем кайтчы әле Кайда син, кайда син, кайда син яшлегем
Яшлегем, яшлегем, яшлегем кайтчы әле.

Ак каеннар, ак томаннар,
Бигрәк матур иде шул чак.
Көндә кичен янар иде,
Су буенда безнең учак.

Шул учакның яктысында,
Күргән идем бер чибәрне.
Шундый матур җырлый иде,
Гашыйк итеп егетләрне.